Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына (К. Маркс ур., 10) Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән килде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр ачык була.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз