Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга бюджет проектын кертте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 4 октябрьдә киләсе елга бюджет проектын республика Дәүләт Советына кертте. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бюджет юлламасы составында - 36 кушымталы «2026 елга һәм 2027, 2028 еллар планлы чорына бюджет турында» закон проекты. Юллама составына шулай ук 2026 елга һәм 2027, 2028 елларның планлы чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты керә», – дип билгеләп үтәләр министрлыкта.
Закон проектының гомуми күләме 4,5 мең биттән артып китә. Аның буенча зона киңәшмәсендә, парламент тыңлауларында һәм республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында фикер алышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз