news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе Администрациясе регламентын раслады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе Администрациясе регламентын раслады
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз Администрациясе регламентын раслады. Документ Администрациянең һәм структура бүлекчәләренең эшчәнлеген оештыру тәртибен билгели. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Администрация Россия Конституциясе, Татарстан Конституциясе, федераль конституцион законнар, федераль законнар, Россиянең башка норматив хокукый актлары, Татарстан законнары, ТР Рәисе карарлары һәм күрсәтмәләре, ТР Рәисе Администрациясе турында нигезләмә, Татарстанның башка норматив хокукый актлары, шулай ук хәзерге регламентка таянып эшли», диелгән документларда.

Нигезләмәдә Администрация эшенең нечкәлекләре, шул исәптән аның эшчәнлеген планлаштыру, Татарстан Рәисе катнашындагы чараларга әзерлек һәм уздыру тәртибе, республика җитәкчесе карарларын һәм йөкләмәләрен рәсмиләштерү, йөкләмәләрне үтәүне һәм контрольдә тотуны оештыру тәртибе, кадрлар эше, Администрациядә документлар әйләнешенең төп кагыйдәләре, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибе һәм башкалар язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot