Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына «Бөтенроссия кыр көне»ндә актив катнашырга кушты
Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. Татарстан җитәкчесенең матбугате хезмәте шул хакта хәбәр итте.
«Бөтенроссия кыр көне - аграр комплекста алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен бик шәп мәйданчык. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм илнең барлык субъектларыннан зур делегацияләр катнашыр дип көтелә. Район башлыкларына һәм Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә дә әлеге чара эшендә актив катнашырга кирәк», - диде Татарстан Рәисе.
«Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе 6-9 июльдә «Казан Экспо»да узачак. Традицион рәвештә күргәзмә иң заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр тәкъдим итә.
Чарада 250дән артык компания катнашачак, 25тән артык эшлекле чара планлаштырылган. Күргәзмә кысаларында җир эшкәртү буенча Россиянең 10 нчы ачык чемпионаты, шулай ук нәселле хайваннарның беренче бөтенроссия конкурсы уза, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз