Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан программистларына креативлык һәм гениаль идеяләр теләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Teлеграм-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә сәхифәсендә программистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Программист көне белән котлыйм! Сезнең кодларыгыз шигърият кебек, хаталарыгыз — сирәк кунаклар, ә идеяләрегез — гениаль булсын! Креативлык, продуктивлык һәм компилятордан чиксез лайклар!» — дип теләде Татарстан Рәисе.
«Сезнең тормышыгыз яхшы язылган код кебек булсын: аңлаешлы, мантыйклы һәм хатасыз! Һәм исегездә тотыгыз: әгәр берәр нәрсә килеп чыкмый я эшләми икән — һәр нәрсәне яңадан йөкләп була!» — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе шулай ук программистның сурәтен урнаштырды, ул нейрочелтәрләр ярдәмендә ясалган булырга мөмкин.
- Программистлар көне Россия Президенты карары белән 2009 елда расланган. Ул елның 256нчы көнендә - көзнең беренче аеның 13нче яки 12 нче көнендә (кәбисә елда) бәйрәм ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз