news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Махсус Олимпиадага ярдәмне көчәйтәчәк

Кичә Казанда 22 гыйнварда башланган Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары тәмамланды. Ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылды, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә..

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ярышларда катнашучылардан һәм кунаклардан оештыручылар адресына бик күп уңай фикерләр килә. ТР Президенты Уеннарның Оештыру комитетына, шулай ук катнашкан барлык ведомстволарга рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, ул Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Спорт министры Олег Матыцин, Махсус Олимпиаданың Россиядәге генераль директоры Егор Лебедев һәм Махсус Олимпиаданың Россиядәге президенты Ольга Слуцкерның ярдәмен билгеләп үтте.

«Мондый дәрәҗәдәге спорт чаралары, милләтенә һәм расасына, диненә, физик һәм психик үсеш дәрәҗәсенә карамастан, кешеләрне берләштерергә тиеш. Без киләчәктә дә Махсус Олимпиада хәрәкәте фәлсәфәсенә ярдәм итәчәкбез, үзенчәлекле кешеләр мәсьәләләренә игътибарны көчәйтәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100