news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакындагы законны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы» Татарстан Республикасы» законын имзалады. Документ республика Президенты сайтында урнаштырылган.

Закон нигезендә, республика җитәкчесенең вазифасы хәзер Татарстан Республикасы Рәисе (русча – Глава) дип аталачак.

Моннан тыш, республиканың иң югары вазифаи заты һәм парламенты Татарстан прокуроры вазифасына кандидатура килештерү вәкаләтен югалта, 2023 елның 1 гыйнварында юкка чыгарылган республика Конституцион суды турындагы нормалар алып ташлана. Шулай ук федераль судлар һәм гомуми юрисдикциядәге судлар турында нигезләмә, Татарстан Республикасы гражданлыгы хакындагы нормалар үз көчен югалта һәм башка үзгәрешләр кертелә. Төзәтмәләр барлыгы 126 маддәнең 60ына кагылачак.

Закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 10 көн үткәч үз көченә керә.

Искәртеп узабыз, бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы законны кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot