news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан - илнең иң зур машина төзелеше үзәге

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан - илнең иң зур машина төзелеше үзәге
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең республика - илнең иң зур машина төзелеше үзәге. Бездә тармакның якынча 4 мең предприятиесе эшли, аларда 124 мең кеше эшли. Бүген предприятиеләрнең хезмәт коллективлары санкцион басым шартларында куелган бурычларны лаеклы хәл итә, яңа эшләнмәләр кертәләр һәм продукция күләмен арттыралар. Без ил Президенты Владимир Путинга һәм Россия Хөкүмәтенә даими ярдәм өчен рәхмәтле. Татарстан да предприятиеләребезгә ярдәм күрсәтеп тора», - диде сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы елның гыйнварыннан августына кадәр Татарстан машина төзүчеләре төяп озаткан продукция күләме 650 млрд сумнан артып китте. Алар 32 мең йөк машинасы, 1800 авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш махсус техникасы, 750 мең суыткыч җитештергән.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, бу саннарның һәркайсында завод эшчеләренең көндәлек хезмәте зур.

Республика җитәкчесе мобилизацияләнгән хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче компанияләргә аерым рәхмәт белдерде.

«Машина төзелеше комплексы илебез сәнәгате, тулаем икътисады өчен төп роль уйный», - дип белдергән иде Россия Президенты Владимир Путин, «Киләчәк инженерлары 2020» сәнәгать форумы катнашучыларына мөрәҗәгать итеп.

Миңнеханов яңа инвестицион проектларны да искә төшерде, алар дәүләт башлыгы тарафыннан илнең технологик суверенитетын тәэмин итү буенча куелган бурычлар кысаларында гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, ил җитәкчелеге Казан авиазаводында Ту-214 пассажир самолетларын серияле чыгаруны киңәйтү турында карар кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100