Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан флагын Россиядә дә, аннан читтә дә таныйлар
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 1991 елда расланган. Герб һәм гимн белән беррәттән, флаг республикабызның иң мөһим дәүләт символларының берсе һәм халкыбыз өчен горурлык чыганагы булып тора. Бу турыда республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәртте.
Республика лидеры сүзләренчә, бабаларыбызның казанышлары һәм Татарстанның бүгенге уңышлары нәтиҗәсендә Татарстан флагы хәзер Россиядә генә түгел, илдән читтә дә таныла.
Бәйрәм уңаеннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында төрле акцияләр һәм тематик чаралар уза: дәүләт символикасы тасмаларын тарату, ачык дәресләр, мастер-класслар оештырыла. Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә бәйрәмгә багышланган аң-белем бирү чараларын үткәрүгә ярдәм күрсәтергә кушты.
Миңнеханов шулай ук флагның Россия хәрбиләре хезмәте контекстында аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
«Махсус хәрби операциядәге егетләребезнең Россия флагы белән беррәттән, Татарстан флагын да күтәреп баруларын беләбез. Без үз геройларыбыз белән, флагыбыз белән горурланабыз», – диде республика җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз