news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан финансчыларына йөкләмәләр бирде

Рөстәм Миңнеханов Татарстан финансчыларына йөкләмәләр бирде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, бу ел башында икътисад үсеше темплары акрынайды. Шуңа да карамастан, керемнәр буенча беренче квартал азмы-күпме уңай булып чыкты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсен шундый сүзләр белән башлады.

«Ләкин бу безне тынычландырмый. Безне керемгә салым мәсьәләсе бик борчый. Тенденция һәм перспективалар бик үк уңай түгел. Узган елга караганда беренче кварталда керем үсешендә 5 млрд сум югалттык», - диде Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

Аның сүзләренчә, керемгә салым белән мондый вазгыять күп салым түләүчеләр, шулай ук вазгыять, акча салу һәм бәя сәясәте белән дә бәйле.

«Шуңа күрә әкият тыңларга кирәкми, тармак министрлыкларына бу мәсьәләгә якын килеп эшләргә кирәк. Сөйләргә сәбәп бар, әмма һәр очракны аерым карарга. Мин кайдадыр полиэтилен яки аммиак бәясе төшкәнен дә, үз чыгымнарын арттыручылар бар икәнен дә аңлыйм», - диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр белән эшләүнең барлык дәрәҗәләрендә баланс комиссияләре үткәрергә һәм шул ук вакытта республика җитештерүчеләренең продукциясен башка төбәкләр һәм илләр базарларында алга этәрергә ярдәм итүне йөкләде. «Сораулар бик күп һәм монда хакимият органнары файдалы булырга мөмкин», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренчә, шул ук вакытта, иң мөһиме - катгый финанс һәм бюджет дисциплинасын тәэмин итү, шулай ук барлык план күрсәткечләрен үтәү.

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар кысаларындагы чараларга аерым тукталды. Республикада быел аларга 25,8 млрд сум акча юнәлдерелгән: республика бюджетыннан 11,5 млрд сум һәм федераль бюджеттан 10,3 млрд сум.

«Россия Президенты Владимир Путин юлламасында бурычларның тулы комплексын билгеләде. Якын арада федераль дәрәҗәдә төрле өлкәләрдә программалар гамәлгә ашырылачак, яңа һәм гамәлдәге проектларны эшләү дәвам итә. Безгә федераль министрлыклар белән актив хезмәттәшлек итәргә һәм республикада әлеге илкүләм программалар кысаларында проектларны алга этәрергә кирәк», - диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада салым бурычын киметү буенча зур эш алып барыла. Аның сүзләренә караганда, 1 апрельгә ул кимегән һәм 12,2 млрд сум тәшкил иткән.

«Бу бик җитди эш - 3,6 млрд сумга кимеде, әмма шул ук вакытта шуны да билгеләп үтәсем килә, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына караган предприятиеләрдә баланс комиссияләрен үткәрергә һәм предприятие тормышында актив катнашырга кирәк», - дип йөкләмә бирде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Азнакай, Алексеевск һәм Югары Ослан районнарын аерым билгеләп үтте, алар салым бурычларын шактый киметүгә ирешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100