Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзаларын раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясе президиумы әгъзаларын раслады. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Татарстанның социаль-икътисади үсешенә бәйле бурычларны хәл итүдә, аның дәүләт хакимияте органнары белән бәйләнешен тәэмин итүдә, фәнни тикшеренүләр һәм эзләнүләрне гамәлгә ашыруда ТР Хөкүмәте, шулай ук предприятиеләр һәм югары белем бирү оешмалары тарафыннан ярдәм күрсәтүдә «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең ролен көчәйтү максатында», - диелә документта.
Президиум составына барлыгы 17 кеше (шуларның җидесе – килештерү нигезендә), шул исәптән төзелеш, архитектура һәм ТКХ, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәнәгать һәм сәүдә, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә, фән һәм мәгариф, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлары, шулай ук вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Казанның кайбер югары уку йортлары ректорлары һ.б. керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз