Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсенә иреште
Татарстанда теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән дәрәҗәгә җитте, ул 0,36 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Анда Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.
«Халыкны социаль яклау буенча тәҗрибә, Владимир Владимирович, сез кабул иткән чаралар белән республикага эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирде, ул 0,36 процент тәшкил итә», - дип белдерде Миңнеханов.
«Смартека» Стратегик инициативалар агентлыгы мәйданчыгында Татарстан социаль яклау буенча алты тәҗрибә тәкъдим иткән. Аларның берсе эштән кыскарту вакытында хезмәткәрләргә превентив ярдәмгә кагыла, дип сөйләде ул. «Ул Татарстанда вакытлыча мәшгульлек белән тәэмин итү һәм 25 мең кешене яңадан укыту мөмкинлеге бирде. Бу тәҗрибә шулай ук Амур өлкәсендә гамәлгә кертелгән», - дип ачыклык кертте Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта производство ихтыяҗларына карап кадрларны әзерләү системасын җайлаштыру мөһим булып тора. Рөстәм Миңнеханов уңай мисаллар сыйфатында «Алабуга Политех» эшче белгечлекләр әзерләү үзәген атады. Анда «Алабуга» махсус икътисади зонасы заводлары инженерлары студентларны укыта. Шулай ук ул «КАМАЗ»ның техник көллиятләр белән эшен билгеләп үтте.
«Республикада соңгы елларда барлыгы 45 ресурс үзәге булдырдык. WorldSkills оешмасының барлык стандартларын да гамәлгә ашырабыз. Бу бик яхшы мәктәп, дип уйлыйм. Ә «КАМАЗ» заводы һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы үрнәк булып тора. «Алабуга Политех» үзәгенең уңай тәҗрибәсен исәпкә алып, без аны тарату өчен агентлыкка җибәрдек», - дип йомгаклады республика җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз