news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшмәкәрләре проблемаларын хәл итү юлларын тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшмәкәрләр белән очрашуда аларның проблемалары һәм хәл итү юллары турында фикер алышты. Аерым алганда, ул дәүләт милкен кулланганда соңрак түләү мөмкинлеге (рассрочка) вакытын арттыруны карарга кушты, түрәләрне бу мәсьәләдә «сыгылмалырак» булырга өндәде.

Гамәлдәге закон буенча эшмәкәр арендага алынган бинаны соңрак түләү мөмкинлеге белән сатып алу хокукына ия. Әмма республикада соңрак түләүнең максималь срогы юк - ул биш елдан артык була алмый, шул ук вакытта күрше субъектларда 7-8 елга кадәр җитәргә мөмкин, диде «ГАИ» гамәлгә куючысы Илья Слаев.

«Рөстәм Нургалиевич, соңрак түләү вакытын сигез елга кадәр арттыруны үтенәбез. Бу республикага бюджетка күбрәк акча алырга, эшмәкәрләргә бизнес өчен курыкмыйча акча кертергә мөмкинлек бирәчәк», - дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Президентына.

Эшмәкәр искәрткәнчә, ул 2018 елда Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасын арендага алган. «Ташламалы аренда» уникаль программасы ярдәмендә ул аренда өчен ике ел түләмәгән. «Өченче елда без аренданың 25 процентын түләдек. Федераль закон буенча программа эшмәкәрләр өчен бик файдалы. Ул аякка басарга вакыт бирә», - диде ул.

Миңнеханов Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллиннан соңрак түләү мөмкинлеге бирү нормативларын ачыклады. «Әлегә бу республика буенча беренче мөрәҗәгать. Федераль законнар буенча биш еллык соңрак түләү мөмкинлеге бирәбез. Әгәр дә үзгәреш кертсәк, биш-ун елга кадәр арттыра алабыз», - дип җавап бирде ул.

Башта соңрак түләү мөмкинлеген нинди очракларда бирергә икәнен аңларга кирәк, дип саный республика җитәкчесе. «Мин бу очракта сыгылмалы якын килергә кирәк дип уйлыйм. Әгәр соңрак түләү буенча ярдәм чаралары кирәк икән, аларны карарга кирәк. Безгә барыбер эшмәкәр эш урыннары булдырганда отышлы. Без сезне ишеттек. Мин каршы түгел, әмма ниндидер аңлашылмаучылык булырга тиеш түгел. Соңрак түләү вакытын ничә елга бирү турында төгәл язылган кагыйдәләр булырга тиеш», - диде Миңнеханов.

Шулай ук зәркан тармагы өчен махсус салым режимнарын саклау турындагы тәкъдим белән Казан зәркан компаниясен гамәлгә куючыларның берсе Вячеслав Вдовин чыгыш ясады. «2023 елның 1 гыйнварыннан зәркан эшләнмәләрен җитештерү һәм сатуны гамәлгә ашыручы барлык эшмәкәрләр һәм компанияләр махсус салым режимын куллану хокукыннан мәхрүм ителә. Салым кеременә бәйсез рәвештә, салым салуның гомуми системасына күчәргә тиеш. Мондый яңалык зәркан эшләнмәләренең бәясе 30 процентка артуга китерәчәк», - диде ул.

Эшмәкәр махсус салым режимында сатып алынган продукциянең калганын сатып бетерү өчен бер елга кадәр күчеш чоры билгеләргә, шулай ук алтын һәм көмешкә аерым салым кертергә тәкъдим итте. Бу мәсьәлә белән Татарстаннан Дәүләт Думасындагы депутат Айрат Фәррахов шөгыльләнергә вәгъдә итте.

«Чынлыкта, бүгенге көндә зәркан тармагы ике лагерьга бүленде. Зур предприятиеләр бу законны тулысынча хуплый, ә кечкенә предприятиеләр (аена ике миллион әйләнешкә кадәр) кискен каршы. Бу мәсьәләне миңа тапшырырга тәкъдим итәм. Мин Дәүләт Думасында зур һәм кечкенә җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен тәкъдим итү өчен эш төркеме төзергә кирәк дип саныйм», - диде депутат.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кече эшмәкәрләр өчен преференцияләр эшләргә кирәк. «Без сезне ишеттек, бирем алдык. Ниндидер карарга киләчәкбез», - дип нәтиҗә ясады ул.

Искәртик, бүген Татарстан Президенты республика эшмәкәрләре белән Биектау районында (Киндерле, «Айсберг» сәүдә компаниясенең җитештерү-склад комплексы) очрашты. Чараның модераторы булып Татарстанда эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100