news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкуарлары продукциясе тәкъдим ителгән күргәзмәне карады

Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкуарлары продукциясе урын алган күргәзмәне карады. Эшкуарлар товарларын һәм казанышларын 2024 ел нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы коллегиясе алдыннан тәкъдим итте, коллегия Идел буе мәдәният, спорт һәм туризм университетында уза.

Быел экспозициянең шактый зур өлеше махсус хәрби операциягә багышланган иде. Әйтик, стендларның берсендә махсус хәрби операция ветераны ачкан автосервисны тәкъдим иттеләр. Аңа консультация үткәрү, укыту һәм теркәлүдә ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды булышлык күрсәткән. Күргәзмәдә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге дә тәкъдим ителде. Оешма, аерым алганда, хәрбиләр өчен кулланыла торган югары технологияле аяк протезларын күрсәтте.

Күргәзмәнең бер стендында түбәтәйләр һәм кулдан ясалган шопперлар тәкъдим ителгән иде. Аны мәктәп бизнес-старты проектында катнашучы балалар әзерләгән.

Моннан тыш, республика эшкуарлары автомобиль һәм юл-төзелеш тармаклары, электроника һәм энергетика, шулай ук химия һәм нефть химиясе өчен төрле продуктлар тәкъдим итте.

Күргәзмә эшкуарлар җитештергән товарлары белән генә чикләнмәде, экспозициянең бер өлеше студент стартапларын үстерү, технопарклар, шулай ук Татарстанда партнерлык финанслау базары күрсәткечләренә багышланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot