news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында катнашты
https://tatarstan.ru

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә барлыгы 37 мәсьәлә куелды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Парламентарийлар ТР Конституция советы әгъзаларын һәм Рәисен билгеләп кую мәсьәләсен карадылар. «Татарстан Республикасы Конституция советы турында»гы ТР Законы нигезендә Конституция Советы әгъзалыгына бер кандидатны - Татарстан Рәисе, ике кандидатны ТР Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә.

ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Рәисеннән кандидат Илгиз Гыйләҗевны тәкъдим итте. Ул аны Татарстанда һәм Россия Федерациясендә танылган тәҗрибәле юрист, суд системасын оештыручы буларак тасвирлый.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Конституция советы әгъзалары вазыйфаларына билгеләү өчен Роман Гаффаров һәм Эльмира Мостафина кандидатураларын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, дәүләт һәм суд органнарында озак еллар эшләгәннән соң, алар югары һөнәри сыйфатлар күрсәткәннәр, «ТР Конституция советы турында»гы Закон таләпләренә туры киләләр.

Дәүләт Советы, тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплап, аларны ТР Конституция советы әгъзалары итеп билгеләп куйды. Шулай ук Илгиз Гыйләҗевне ТР Конституция Советы Рәисе итеп билгеләү турында Дәүләт Советы карары кабул ителде.

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның халыкны транспорт белән тәэмин итү турындагы нотыгын тыңладылар. Министр транспорт комплексы һәм аның инфраструктурасы үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. Министрлык мәгълүматлары буенча, бүген республиканың транспорт комплексында 65,3 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән 25,7 меңе - йөк транспорты секторында.

Үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин быелның беренче яртыеллыгында республика парламенты эшенә йомгак ясады һәм алдагы чорның өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Ярты ел эчендә Дәүләт Советының 6 утырышы уздырылган, 140тан артык мәсьәлә каралган, 56 закон (шуларның 8се база) һәм 200дән артык карар кабул ителгән.

Шулай ук беренче яртыеллыкта Президиумның 7 утырышы узган. 25 мәсьәлә каралган, 31 карар кабул ителгән. Парламент башлыгы Президиумның күчмә утырышы көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрнең берсе итеп республиканың яшь гражданнарына патриотик тәрбия бирү мәсьәләсен карауны билгеләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100