news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде
Фото: ТР Рәисе телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашты. Республика җитәкчесе сайлау участогына тормыш иптәше белән бергә килде, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot