news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Ульяновск өлкәсен яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли

Татарстан белән Ульяновск өлкәсен элек-электән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасындагы сәүдә-икътисадый элемтәләр яхшы перспективага ия. Төбәкләрнең территориаль үсеш һәм экология, икътисад, иҗтимагый тормышта уртак чикләре һәм уртак мәнфәгатьләре бар.

Төбәкара товар әйләнеше 7 млрд сумнан артып китә. Татарстан бензин һәм дизель ягулыгы, йөк һәм җиңел автомобильләр, химия предприятиеләре продукциясе, азотлы ашламалар, катнаш азык, медицина җиһазлары һәм төрле товарларның киң спектрын тәэмин итә. Ульяновск өлкәсеннән республикага йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, цемент, түбә материаллары кертелә. 

ТР Рәисе ассызыклаганча, Татарстан һәм Ульяновск предприятиеләре машина төзелешендә, авиатөзелештә, җитештерүгә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә энергияне сак тоту технологияләрен кертү өлкәсендә партнерлыкны үстерергә әзер.

Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр җәлеп итү, логистика, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт өлкәләрендә активрак хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Туризм юнәлешендә элемтәләрне үстерү өлешендә «Бөек Идел юлы» проекты аерым роль уйный.

Шулай ук Татарстан Рәисе Ульяновск өлкәсе Губернаторын быел май аенда узачак «KazanForum»да катнашырга чакырды.

Алексей Русских үз чиратында эш сәфәре нәтиҗәләрен югары бәяләде.

«Гадәттәгечә җылы кабул итүегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без зур делегация белән килдек. Күп яңа багланышлар корабыз. Мин ышанам, сөйләшүләр конкрет эшләргә әвереләчәк», - диде Губернатор.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100