Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Шэньси арасындагы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шэньси провинциясе губернаторы урынбасары У Вэньган белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кысаларында узды.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанның Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Хезмәттәшлек ИТ өлкәдән алып авыл хуҗалыгына кадәр төрле юнәлешләрне колачлый. Узган елда Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше рекордлы дәрәҗәгә җитте – $3,35 млрд сумнан артып китте.
«Кызганыч, безнең Шэньси провинциясе белән хезмәттәшлегебез әлегә җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган. Сезнең провинция – Кытайның икътисади, фәнни һәм мәдәни үсешенең төп үзәкләренең берсе. Сез бай тарихи-мәдәни традицияләрегез һәм уникаль мирасыгыз белән дан тотасыз, бу провинцияне туристлар һәм мәдәни алмашу өчен кызыклы итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, бүгенге форум – үзара диалог кору, эшлекле һәм мәдәни даирәләр арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру, хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы сәбәп.
У Вэньган Рөстәм Миңнехановка «РОСТКИ» форумына чакыруы өчен рәхмәт белдерде һәм чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. «Без сезнең республика белән хезмәттәшлекне үстерүнең яхшы перспективаларын күрәбез. Берничә кызыклы юнәлеш бар, бергә актив эшләячәкбез», - диде Шэньси провинциясе губернаторы урынбасары.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз