Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Алтай арасында товар әйләнешен киңәйтергә өндәде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алтай делегациясе белән очрашу барышында ике төбәк арасында товар әйләнешен киңәйтергә чакырды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Татарстан Алтайга медицина эшләнмәләре, компьютер техникасы, автомобильләр һәм шина продукциясе, нефть продуктлары һәм башка товарлар китерә. Хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләр бар, дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
Аның сүзләренчә, Татарстан Алтай Республикасына химия һәм нефть химиясе комплекслары продукциясен, йөк автомобильләре һәм авыл хуҗалыгы техникасын, халык куллану һәм медицина билгеләнешендәге товарларны, дару чараларын, азык-төлек сәнәгате продукциясен һәм башка тармакларны китерүне арттырырга тели. Шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләренең энергияне сак тоту өлкәсендә кызыклы эшләнмәләре бар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Заказ.РФ» Федераль сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга һәм Алтай Республикасында «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы базасында «Төбәк маркетинг үзәге» системасын кертергә тәкъдим итте.
Ул Алтай белгечләрен Kazan Digital Week халыкара цифрлы форумына чакырды, ул агымдагы елның көзендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз