news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларының уңышларын бәяләде

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларының уңышларын бәяләде
Фото: t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында төбәк аграрийларының казанышларын бәяләде. Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы уза.

Фото: © t.me/rustamminnikhanov/

«Республика хезмәт сөючән авыл халкы белән һәрвакыт дан тота. Игенчеләр 3,6 млн тоннадан артык бөртекле ашлык, 1,7 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алдылар, сөт җитештерү 2,2 млн тоннага җитте. Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә!» - дип санап үтте тармак нәтиҗәләрен Татарстан Рәисе.

Миңнеханов агросәнәгать комплексы вәкилләренә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм иткән өчен аерым рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, « хәрбиләргә йөзләрчә тонна авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрелгән». Моннан тыш, Татарстан шефлыгындагы Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә Кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе («Татпотребсоюз») кибетләре ачылды.

Фото: © t.me/rustamminnikhanov/

«Авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре һәм республикабыз уңышына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә!»- дип язган Рөстәм Миңнеханов.

«Сезгә тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Алда торган бурычларны бергәләп нәтиҗәле хәл итәрбез дип ышанам. Барыгызга да исәнлек-иминлек, эшегездә уңышлар телим», - дип йомгаклады ул.

Фото: © t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе шулай ук «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән фоторәсемнәр урнаштырды, ул бүген анда булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100