Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-1» командасын Россия чемпионатында җиңү белән котлады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-1» командасын Россия чемпионатында җиңүе белән тәбрик итте.
«Татарстан-1» командасын Россия чемпионатында чаңгы эстафетасында лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Кызлар, сез булдырасыз! Горурланабыз!» - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.
Искәртеп үтәбез, 9 мартта Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты кысаларында хатын-кызлар арасында 4×7,5 километрлы эстафета тәмамланды. «Татарстан-1» командасы финишка беренче булып килде. Аның составында Ольга Сергеева, Лидия Горбунова, Дарья Непряева һәм Наталья Терентьева бар иде. Спортчылар дистанцияне 1 сәгать 21 минут 37,4 секундта үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз