news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләгән һәркемне «Татарча диктант-2022» Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылырга чакырды.

«25, 26, 27 ноябрь көннәрендә «Татарча диктант» акциясенә кушылыгыз! Тулырак мәгълүмат - diktant.tatar сайтында», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Быел татар теленнән белемнәрне тикшерү буенча Бөтендөнья белем бирү акциясе 25-27 ноябрьдә узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Тагын да төгәлрәк мәгълүмат акция сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

«Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда узды, анда өч илдән һәм Россиянең тугыз төбәгеннән 600 кеше катнашты. 2021 елда акциянең аудиториясе 1 миллион кешедән артып китте, 34 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүчеләр татарча диктант язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot