news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли тәңгәллеген саклау юнәлешендә бурычлар билгеләде

Татар халкының милли тәңгәллеген саклау, аның милли кодын үстерү, шул исәптән, цифрлы мохиттә дә таныту буенча киләчәктә дә бергәләп тырышлык куярга кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта республика парламентына еллык юлламасы белән мөрәҗәгатендә әйтте.

«Республика Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә, татар халкының милли тәңгәллеген саклау программасына, аны танытуга тагын да зуррак игътибар биреп, тиешле үзгәрешләр кертүне йөклим», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, шагыйрьләр мирасын таныту да өстенлекле сорауларның берсе булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot