news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татар теленә өйрәтә торган видеоролик урнаштырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теленә өйрәтә торган видеоролик белән уртаклашты.

«Татар теленә өйрәтә торган ролик җибәрделәр. Татар теле белемнәрен арттырырга яки популяр гыйбарәләрне өйрәнергә теләүчеләр - карагыз. Ә сез татарча өйрәнәсезме?» – дип язган ул үзенең Телеграм-каналында.

Искәртеп узабыз, быел федераль дәүләт белем бирү стандартында «Дәүләт теле буларак татар теле» дигән яңа дәрес барлыкка киләчәк. Аны мәктәп укучылары өч программа буенча өйрәнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot