Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: Милләтне, динне саклап калуда сез – безнең таяныч

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты. Ул татар эшмәкәрләренә фикерләрен җиткерде.
«Эшегезне алып барасыз, башкаларны да эш белән тәэмин итәсез. Әгәр авылларда мәчетләр булмаса, гореф-гадәтләрне, телне ничек саклап кала алабыз? Мәктәпләрдә укыту оештырылмаса милләтебезне югалтабыз. Бу эштә сез – безнең таяныч», - диде ул чыгышында.
Ул татар эшмәкәрләре белән очрашкан саен яхшы тәэсирләр туганын әйтте. «Һәркем үзенең эше, бизнесы турында, татарча матур итеп сөйләде. Әлбәттә, милләтебез тел, гореф-гадәт, динебез булганда гына яши. Ул бездән башка беркемгә дә кирәк түгел. Монда битарафлар юк. Сез безгә рәхмәт укымагыз, без сезгә рәхмәт укыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Сез әйткән сүзләрне язып барып, аларны тормышка ашырсак, сездә булган үрнәкне бер-беребезгә тапшырсак, без бик шат булырбыз. Һәммәгезне күрергә шатбыз. Монда халык кәсепчелеге күргәзмәсе, ярминкәсе дә оештырылды. Бу бит сез башкарган эшнең бер өлеше генә, сез авылларыгызда зур эшләр эшлисез. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим, бергә эшләргә насыйп булсын», - диде Татарстан Рәисе.
Алга таба ул татар авыллары эшмәкәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- 26-28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелды. Өч көнлек программада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр һәм мәдәни программа каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз