news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: Һәрберегез белән горурланабыз

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

"Һәрберегез белән горурланабыз, һәрберегезнең башкаларга күрсәтерлек эше бар. Сезнең тәҗрибәне өйрәнәбез, шул ук вакытта сезгә Татарстанда башкарылган эшләрне күрсәтергә тырышабыз", - дип мөрәҗәгать итте ул эшмәкәрләргә.

Татарстан Рәисе Курган өлкәсе Йолдыз авылына ярдәм итүдә булган бердәмлекне ассызыклады.

Ул милләттәшләргә махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте. "Безнең рух бер", - диде Татарстан Рәисе.

"Эшмәкәрләр белән аралашуның бу формасы бик кирәк, кайда гына яшәсәк тә, эшләсәк тә без туган илгә кирәк. Татарларның кыйбласы Казан булуын онытмагыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эшмәкәрләргә Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot