news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләре җыенында дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләре җыенында дәүләт бүләкләрен тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга, үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш керткәннәре, актив иҗтимагый эшчәнлекләре, күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне котлады.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» оешмасы җитәкчесе Рәмис Сафинга тапшырылды,

Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән: авыл хуҗалыгы сәясәте буенча генераль директор киңәшчесе Рәфкать Фәйзуллин,

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән: Түбән Варта шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенең «Мирас» җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Миндар Әгъләмов, Кунашак муниципаль районы (Чиләбе өлкәсе) башлыгы Рамил Вәкилов, «Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы әгъзасы Таңсур Мәгәсумов,

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме белән: Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең инструменталь башкару белгечлеге буенча укытучы Илмир Ямалов, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме белән: Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Батыркаева,

Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән: «Ибирь» (Себер) татар милли-мәдәни автономиясе» Омск җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Болгар» ҖЧҖ генераль директоры Кәшиф Әсәдуллин, «Заря» ҖЧҖ директоры (Завьялово районы Пирогово авылы) Фәрит Вәлитов, «Бабай утары» этнографик комплексының туризмны үстерү буенча директор урынбасары (Төмәнәк авылы, Туймазы районы) Айгөл Галибаева,

«Бөтендөнья татар конгрессы фонды» республика иҗтимагый хәйрия фондының мәгълүмат хезмәте идарәсенең төбәкләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Булат Ибраһимов, «Каменский азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры (Каменский районы) Рөстәм Иртуганов, Шәхси эшмәкәр «Камалетдинов Х. Х.» урынбасары (Пилнә районы, Красная Горка (Сафаҗәй авылы) Рамил Камалетдинов,

«Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» региональ иҗтимагый оешмасы әгъзасы Алсу Козылова, «Рәзил Мусин исемендәге» ҖЧҖ оештыручысы һәм директоры (Абдулла авылы, Илеш районы) Зифкать Сәетгалиев, «Янабаев р.х.» башлыгы (Тубыл районы Устамак авылы). Рушан Янабаев бүләкләнде.

«Бер күрешү - үзе бер гомер», ди халык. Күрештек, очраштык, фикерләр алыштык. Файдасы инде бар. 2025 ел илебез өчен уңышлы һәм тыныч булсын. Изге Рамазан айларында тоткан уразаларыбыз, кылган изге эшләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен иде. XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ябык дип игълан итәм», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев.

Чараның ахырында барлык кеше күмәкләшеп «Туган тел» җырын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100