news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов татар дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды
Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форумы кысаларында уза торган XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Республикасының 14 дәүләт бүләген һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Бикмаев, Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ильяс Биктимиров һәм Кострома шәһәренең «Мөселман дини берләшмәсе» рәисе Ришат Сәйдәшев бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе музее мөдире Зөлфәт Мингалиев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетының баш референты Азат Садриев алды.

«Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исеменә Оренбург татар милли-мәдәни автономиясенең «Яңа вакыт» редакциясе баш мөхәррире Фәннур Гайсәров лаек булды.

Тольятти шәһәре дини оешмасы имам-мөхтәсибе Ислам Гомәров, Чувашия Республикасы Татар Согыты авылы авылының имам-хатыйбы Рәфыйк Кадыйров, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз Кашапов, Адыгея республикасының «Дуслык» иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы Юныс Рәхмәтуллинга Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белдерелде.

Шулай ук Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар Сафиуллин, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Марсил Фәрхшатов, Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир Йосыповка бүләкләр тапшырылды.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100