news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар дин әһелләре форумында: Без бердәм булырга тиеш

«1100 ел элек ата-бабаларыбыз динне кабул итте. Бу татарлар һәм Татарстан гына түгел, бөтен Россия мөселманнары бәйрәме», - дип искәртте президент.

Рөстәм Миңнеханов татар дин әһелләре форумында: Без бердәм булырга тиеш
Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Милли тормыш һәм дин» XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты. Россиянең 76 өлкәсеннән, 5 чит илдән килгән дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп: «Без бердәм булырга тиеш», - диде.

"Бәйрәмебез матур уза. Гореф-гадәтләрне, динебезне сакларга насыйп булсын, һәммәгезгә рәхмәт", - диде. Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы зурлап үткәрелүе өчен РФ Президенты Владимир Путинга рәхмәтен белдерде. "1100 ел элек ата-бабаларыбыз динне кабул итте. Бу татарлар һәм Татарстан гына түгел, бөтен Россия мөселманнары бәйрәме", - дип искәртте. 

Президент оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга да рәхмәтен җиткерде. "Нинди генә мәсьәләләр чыкса да, аңа мөрәҗәгать иттек, гел ярдәм булды. Аллаһ Тәгалә кодрәт бирсен, эшегез авыр. Йөзегез татарларга, Татарстанга һәрвакыт ачык булсын", - диде.

"Россия иленең җиңел вакытлары түгел, Россия Президенты эшен хуплап, ил күләмендәге бу җыен Президентыбызга зур ярдәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент искәрткәнчә, бүгенге утырыш кунакларын кабул иткән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында төзекләндерү Казанның 1000 еллыгы алдыннан үткәрелде. "Ул вакытта мин хөкүмәт рәисе, Марат Шакирҗанович министр иде (төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры - Т.И. искәрмәсе). Унҗиде ел узды - театр өр-яңа кебек. Башкарган эшләрегез өчен рәхмәт сезгә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100