Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенында: Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар белән очрашты һәм бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Республика җитәкчесе сүзләренчә, бу юлы форумга Россиянең татарлар тупланып яши торган 37 төбәгеннән 900 делегат килгән. «Катнашучылар арасында – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар вәкилләре . Алар үз эшләрен үстереп кенә калмыйлар, туган авылларына ярдәм итәләр, милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклыйлар. Элемтәләребезне алга таба да ныгытачакбыз!» - дигән ул MAX каналында.
«Бүген безнең илебездә татар авылларының саны 4200гә якын. Уңышлы эшмәкәрләр – авыл халкының ышанычлы таянычы. Сез авыл үсешенә зур өлеш кертәсез, эш урыннары белән тәэмин итәсез, мәктәпләргә, мәчетләргә булышасыз, милли йолаларны торгызасыз. Моның өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Бергә булыйк, бердәм булыйк!», – ди ТР Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз