news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында узган «Татар базары» күргәзмәсе белән танышты.

«Корстон» үзәгендә Татарстан Рәисен Пермь өлкәсе Барда районы татарлары каршылады. Пермь өлкәсе быел Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырачак, шуңа да алар махсус зур делегация белән килде.

Күргәзмәдә төрле төбәкләрнең татар авылларыннан килгән эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим итә.

Быел җыенда барысы 800 делегат катнаша. Бүген «Корстон»да җыенның пленар утырышы була. Утырышта Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot