news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татар ашлары турындагы китапның Әр-Риядта премия алуы турында сөйләде

Рөстәм Миңнеханов татар ашлары турындагы китапның Әр-Риядта премия алуы турында сөйләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар ашлары турындагы китапның Әр-Риядта премия алуы турында сөйләде. Тиешле постны һәм видеоны ул үзенең МАХ каналында урнаштырды.

«Безнең өчпочмаклар – дөньядагы иң тәмле ризык! Безнең «Татарларның җире, җаны һәм каны» китабы дөньяның иң яхшы кулинария китабы булды һәм Әр-Риядта узган халыкара тантанада Gourmand Awards премиясенә лаек булды. Татарстанга килегез! Бездә тәмле», – дип язды Миңнеханов татар телендә.

Видео: Рөстәм Миңнехановның МАХ каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot