Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Tat cult fest фестивалендә күрмәүче Тимур Фазлыев чыгышын тыңлады
Казанда бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивале башланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивален тамаша кылды. Фестиваль быел Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә уза.
Иң элек ул фестивальнең Зур сәхнәсе белән танышты, соңыннан Милли китапханә эченә керде һәм күзләре күрмәүче Тимур Фазлыевның чыгышын тыңлады. Ул Тимурның хәлен сорашты. Тимур исә: «Хәлем яхшы», - диде. Рөстәм Миңнеханов аңа саулык теләде. Tat Kid Lab балалар мәйданчыгында бергәләп фотога төшкәннән соң халыкны Республика көне бәйрәме белән котлады. «Бәйрәм белән!» - диде Президент.
Yummy music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров һәм Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова Рөстәм Миңнехановка Tat cult fest фестиваленең башка мәйданчыкларын да күрсәтте.
Бу арада Зур сәхнәдә Чаллы металистлары «Ак Бүре» төркеме, Башкортстаннан Тимур Ямалов, Оммаж, кече сәхнәдә noor, Baradj, qaynar төркемнәренең чыгышы дәвам итте.
Tat kid lab мәйданчыгында чыгыш ясаган Аделина Абиева бу чараның балаларга да кирәкле булуын әйтте. «Зур сәхнәгә, аудиториягә ияләшер өчен әйбәт мәйданчык. Монда безнең дә тәҗрибә җыела, монда без үзебезне яңа яктан ачабыз. Без Yummy music язган җырларны башкарабыз», - диде ул.
Фестивальнең яңалыкларының берсе - яңа вокалистларның катнашуы. Yummy Music Band төркеме белән Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясады. «Бу фестивальдә бөтенләй башка мохит, яшьләрнең дәрте ташып тора. Шуңа күрә бик рәхәтләнеп җырларга ризалаштым, мин төрле юнәлешләрдә җырларга яратам», - диде ул.
Җырчы фикеренчә, бу фестивальдә татарча җырлар яңгыраганга күрә, яшьләр дә туган телләре, үз тамырлары турында онытмый. «Монда аларның татар теленә, татар җырларына мәхәббәт уяна», - ди Алинә Шәрипҗанова.
«Без сәгать ярымлык сет куябыз, тамашачылар өчен дә зур сөенеч булыр дип уйлыйм. Яңа альбомның җырларын да тәкъдим итәбез. Республика көнен бәйрәм көн буларак кабул итәм. Студент вакытыннан ук без бу көнне каядыр барып бәйрәм итә идек. Ул традициягә әйләнде», - диде Gauga төркеме солисты Оскар Юнысов.
- Зур сәхнәдә Казанның рок-музыкантлары – Gauga төркеме, яңа вокалистлар , синтипоп-квартет «Оммаж», беренче татар рок-музыканты Дәниз Бәдретдин әйдәгән KGB төркеме, бурят этно-фьюжены вәкилләре Namgar төркеме һәм башкорт поп-фрешмены Тимур Ямалов чыгыш ясады.
- 360 градус форматында оештырылган кече сәхнәгә рэперлар Усал һәм K-Ru, яңа альбом әзерләүче Juna инди-фолк-төркеме, перкуссионистлар ансамблен чакырган qaynar лабораториясе, фестиваль өчен акустик программа әзерләгән Болгар металлының адептлары Baradj, сабр-попка нигез салучы noor дуэты, калмык этно-электропанк Hagrin төркеме, тамак белән җырлау остасы Радик Тюлюша җитәкчелегендәге тува-мәскәүлеләр «Чалама» триосы һәм Tat Kid Lab балалар җыры лабораториясе җырлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз