news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» метро станциясе төзелешен тикшерде

Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» метро станциясе төзелешен тикшерде
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының Юлиус Фучик һәм Рихард Зорге урамнары чатындагы «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә төзелеш мәйданчыгын карады. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул «Казметрострой» һәм «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре белән аралашты. «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов метроның икенче линиясе үсеше схемасын тәкъдим итте, җәлеп ителгән ресурслар һәм «Тулпар» станциясеннән («Сахаров») «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр беренче участок төзелеше турында сөйләде.

Чарада «ТАССРның 100 еллыгы» («Фучик») станциясендә тоннель казый торган «Айсылу» комплексын төшерделәр. Төзелеш мәйданчыгын карауда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Илсур Метшин Казан халкы исеменнән метрополитен үсеше өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте, казуның чираттагы этабы төгәлләнүне әйтте. Республика башлыгы метро төзүчеләргә һәм «Метроэлектротранс» эшчеләренә хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде.

Марат Рәхимов метроның икенче линиясен Универсиада авылына кадәр сузу планнары турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot