Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 104 еллыгы белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын ТАССР төзелү турындагы Декрет имзалануның 104 еллыгы белән котлады. Төбәк җитәкчесе Телеграм-каналына кыска видео куйды.
«1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында Декрет имзаланды. Туган көнең белән, республикам!» - диелгән басмада.
1920 елның 26 гыйнварында Россия Коммунистлар партиясе (большевиклар) Үзәк комитеты политбюросы Татарстан Республикасы төзелү турында карар кабул итә. 4 майда Владимир Ленин рәислегендә узган РСФСР халык комиссарлары советы утырышында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү мәсьәләсе буенча материаллар эшләү өчен ведомствоара комиссия оештырыла. Аңа шул исәптән Иосиф Сталин, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Мирсәет Солтан-Галиев керә.
1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Социалистик Совет Республикасы төзелүе турында Декрет имзалана. Документ яңа дәүләтнең статусын, аның территориясен, җитәкчелек органнарын, шулай ук РСФСР хакимияте органнары белән үзара мөнәсәбәтләрне билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз