Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ТАСС генераль директоры Андрей Кондрашов белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең ТАСС мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Андрей Кондрашов белән очрашты. Сөйләшүләр республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Яклар Татарстан һәм мәгълүмат агентлыгы арасында киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Андрей Кондрашовка республика тормышын яктырту һәм төп проектларга һәм инициативаларга ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе ТАСС төбәктә уза торган эре халыкара чараларның, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының һәм Россия – АСЕАН саммитының мәгълүмати партнеры булуын билгеләп үтте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Андрей Кондрашов үз чиратында агентлыкның Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын ассызыклады.
Очрашу барышында шулай ук кадрлар әзерләү өлкәсендәге уртак проектлар каралды. Аерым алганда, сүз журналистлар өчен стажировкалар һәм квалификация күтәрү программаларын оештыру турында барды.
Моннан тыш, яклар Татарстан Республикасы белән ТАСС арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне яңартырга килеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз