news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент Татар үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Ташкент Татар үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
Рим Гыйниятуллинның шәхси архивыннан

Ташкентның татар мәдәни үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстандагы татарлар турында сөйләде.

«Очрашуда Рим Гыйниятуллин Татар мәдәни үзәгенең эшчәнлеге, планлаштырылган чаралар турында сөйләде, шулай ук Үзбәкстан татарларыннан зур сәлам тапшырды. Рөстәм Миңнеханов очрашу хөрмәтенә аксакалга күннән тышланган Коръән һәм тәсбих бүләк иткән», – дип хәбәр итә Ташкентның татар мәдәни үзәгенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы барлык татарларга, татар халкын саклап калудагы эшчәнлек өчен рәхмәт белдергән. «Татарстанда Үзбәкстандагы ватандашларыбызны искә алып торабыз. Үзбәкстанда барлык мәдәни үзәкләргә мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә әзербез», – дип сөйләгән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot