news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе хакиме белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе хакиме белән очрашты
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Ташкент өлкәсе хакиме Зойир Мирзаев җитәкчелегендәге Ташкент өлкәсе делегациясе белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Россия һәм Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек динамик рәвештә үсә – яңа уртак проектлар барлыкка килә, эшлекле багланышлар киңәя, үзара сәфәрләр ясала.

Татарстан лидеры республиканың тугандаш Үзбәкстан белән күп планлы партнерлыкны үстерергә теләвен әйтте һәм республикага һәм төбәкара дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләргә даими кызыксыну белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot