news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосын 10 еллыгы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосын 10 еллыгы белән котлады
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосының оешуына 10 ел булу уңаеннан аның баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага телеграмма юллады.

«Тәртип» радиосы коллективын аның тарихындагы тәүге зур вакыйга – оешуына 10 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Бу еллар эчендә сез кабатланмас үзенчәлекле эш өслүбегезне булдыруга, бик күп татарстанлыларның күңеленә юл табуга ирештегез. Моның сере бик гади – сезне игелекле хезмәткә ата-бабаларыбызның бай мирасына ихлас мәхәббәт һәм тапшыруларыгызны тыңлаучыларга карата олы ихтирам рухландыра», – диелгән телеграммада.

Рәсми котлауда Республика Рәисе «Тәртип» радиосының туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклауда ролен дә билгеләп үтә.

«Тату коллективыгызга гаять әһәмиятле мәдәни, мәгълүмати һәм мәгърифәти программаларны гамәлгә ашыруы, туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүе өчен хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә илһамлы омтылышлар, халыкның ихтыяҗы булган массакүләм медиа проектлар, иҗади ачышлар һәм яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет телим», – ди Рөстәм Миңнеханов..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100