news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Тәрбия эшендә ата-аналар белән эшкә тиешле игътибар кирәк

Рөстәм Миңнеханов: Тәрбия эшендә ата-аналар белән эшкә тиешле игътибар кирәк
Салават Камалетдинов фотосы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларны тәрбияләү эшендә ата-аналар белән эшләү кирәклеген билгеләп узды.

Бу хакта ул Яшел Үзәндә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә әйтте.

"Төп бурыч - балалар һәм яшьләр белән эшләүгә игътибар. 

Үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә игътибар юнәлтергә өндим. Бу бик мөһим. Тәрбия эшендә ата-аналар потенциалына тиешле игътибар кирәк. Ата-аналар белән эшләүдә челтәр ресурсы мөмкинлекләрен актив куллануны сорыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент тәрбия эшендә класс җитәкчесе роле зур булуын билгеләп узды. 

"Быел Россиянең мәгърифәтчелек министрлыгы класс җитәкчесе белән актуаль проектлар буенча сөйләшүләр проектын гамәлгә кертте. Бүген үсеп килүче буында патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100