news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанга эш визиты белән килде

Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Таҗикстан башкаласы Дүшәнбегә килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә Миңнехановның Таҗикстан җитәкчелеге белән очрашулары планлаштырылган. Төштән соң Согдий өлкәсе җитәкчелеге белән сөйләшүләр һәм Хуҗанд шәһәрендә «Таҗикстан – Татарстан» эшлекле форумында катнашу көтелә.

Татарстан эшлекле даирәләре делегациясе Дүшанбега кичә килде. Бүген Таҗикстанның сәнәгать һәм яңа технологияләр министрлыгында сөйләшүләр узды. Шулай ук Россиянең Таҗикстандагы Сәүдә вәкиллегендә очрашу узды. Анда хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында җентекләп сөйләделәр һәм Татарстан делегациясе әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Иртәгә Татарстан делегациясе Хуҗандта эшлекле форум эшендә катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot