Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты

Бүген Дүшәнбедә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон һәм Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүе билгеләп үтелде. Татарстан Рәисе Таҗикстан Президентына Казанда БРИКС саммиты кырларында узган очрашу өчен рәхмәт белдерде, анда җавап сәфәре турында килешкәннәр иде.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Таҗикстан товар әйләнеше 77,3 млн АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2 тапкырдан артык үсешне күрсәтә. Әмма алар бу күләмнең үзара хезмәттәшлек потенциалына туры килмәве белән килешә. Рөстәм Миңнехановның Татарстан эшлекле даирәләре белән бу эш сәфәре товар әйләнешен үстерүгә чираттагы этәргеч булырга тиеш. Бүгенге көндә Татарстанның кайбер предприятиеләре Таҗикстанга үз продукциясен, беренче чиратта, йөк автомобильләрен, автомобиль ягулыгын, шулай ук нефть һәм нефть химиясе продукциясен җибәрә.
«Без сезнең ил базарында Татарстанның әйдәп баручы компанияләре урынын киңәйтү белән кызыксынабыз. Сүз вертолетлар, нефть-газ, компрессор һәм суыткыч җиһазлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм автомобиль шиннары, көнкүреш химиясе товарларының киң ассортименты, медицина товарлары һәм фармпродукция китерү турында барырга мөмкин. Үз чиратында, Таҗикстан компанияләре Татарстанга җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясен китерүне арттыра алыр иде», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе очрашу барышында. Моннан тыш, Татарстан дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру, махсус икътисади зоналар һәм сәнәгать технопарклары булдыру өлкәсендәге эшләнмәләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.
Татарстан шулай ук мәдәният, мәгариф, спорт өлкәләрендәге хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Бүген республика югары уку йортларында Таҗикстаннан 900дән артык студент белем ала. Гадәттәгечә, таҗик фильмнары «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивалендә күрсәтелә, Дүшәнбедә ел саен татар халык бәйрәме Сабантуй уздырыла, ә Татарстан таҗикларының «Сомониён» милли-мәдәни мохтарияте республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз