Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов табибларга яңа бурычлар билгеләде: Исәнлек булмаса, берни кирәк түгел
«Байлык кирәк, тегесе, монысы кирәк дибез, исәнлегең булмаса, берни кирәк түгел. Исәнлек бик кадерле, аңа җитди карарга кирәк», – диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында. Бүген ул медицина җәмәгатьчелеге алдында яңа бурычлар билгеләде.
Инфаркт һәм инсультлар кимегән, яман шеш очраклары арткан
Төп доклад белән сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хисап тотты. «Бөтен медицина җәмәгатьчелегенең төп эш нәтиҗәсе үлем кимү булды. Бу күрсәткеч ковидка кадәр булган вазгыятькә кайтып килә», – диде министр.
Татарстанда йогышлы булмаган хроник авырулар бүген 100 мең кешегә 182 мең очрак тәшкил итә. Россия буенча уртача күрсәткечтән бу 3 процентка күбрәк. Альмир Абашев моны ачыклау дәрәҗәсе арту белән бәйләде. Моңа профилактика чаралары нәтиҗәсендә ирешелгән дияргә була.
Республикада кан әйләнеше системасы авырулары саны арта – 1 мең кешенең 348ндә сәламәтлегендә тайпылышлар бар. Хроник формалары күбрәк теркәлү хисабына бу төр авыруларның артуы күзәтелә. Министр сүзләренчә, кан әйләнеше системасы авыруларыннан интегүчеләрнең 95 процентка якын өлеше диспансер күзәтүендә булган. Нәтиҗәдә, инфаркт һәм инсультлар да кимрәк була башлаган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Узган елда республикада йөрәк күчереп утырту буенча 28 операция үткәрелгән
Альмир Абашев диспансеризация әһәмиятен искәртте. Тикшерүләр барышында 7 процент кеше генә сәламәт дип табылган. Һәр унынчы кешедә нинди дә булса чир үсеш алу куркынычы ачыкланган.
Кан әйләнеше системасы авырулары турында сөйләгәндә, министр гомергә куркыныч янаган очракларны ачыклау 2,7 тапкыр артканын әйтте. Моңа нисбәтле рәвештә, быел Татарстанда йөрәккә аритмологик операцияләрне 13 процентка арттырырга җыеналар. Узган елда республикада йөрәк күчереп утырту буенча 28 операция үткәрелгән.
Министр яман шеш белән авыру очраклары һаман арта баруын искәртте. 2025 елда 100 мең кешегә 498 очрак туры килә. Диспансеризация барышында һәр дүртенче очракта колоректаль рак (юан һәм туры эчәк рагы) ачыклана, аның 76 проценттан артыгы – башлангыч стадиядә. Диспансер күзәтүендә бүген 129 мең онкологик авыру исәпләнә.
Авыл халкында авырулар 21 процентка азрак теркәлә
Авыл халкы арасында өлкәннәр күп булса да, аларда, шәһәр халкына караганда, авырулар 21 процентка азрак теркәлә. Альмир Абашев сүзләренчә, мөгаен, бу авыл кешесенең табибларга сирәгрәк һәм авырулары инде шактый кискенләшкәч кенә мөрәҗәгать итүе белән бәйледер.
«Узган елда район үзәкләреннән ерак урнашкан 216 торак пунктта әйдәп баручы клиника белгечләре белән 27 күчмә сырхауханә эшләде. Алар 330 меңнән артык кешене кабул иткән», – диде министр.
Авыруы кискенләшү куркынычы булган 30 меңгә якын өлкән яшьтәге авыл кешесе былтыр участок хастаханәләрендә стационар шартларда дәваланган.
Алкогольдән агуланып үлүчеләр 32 процентка кимегән
Узган елда Татарстанда алкогольдән агуланып үлүчеләр 32 процентка кимегән. Үлем очракларыннан тыш, алкоголь психозлар саны 21 процентка кимегән.
5511 кеше кодлаштыру узган, яртысының шактый озак вакытка тыелып торуы күзәтелә. Исерткечләр белән нык мавыккан ата-аналарны дәвалауга юнәлдерелгән «Аеклык ноктасы» проекты нәтиҗәсендә 1200 бала гаиләдән аерылмаган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстанда нинди белгечлек табиблары җитми?
Татарстанда аерым белгечлек табибларына ихтыяҗ зур. Альмир Абашев республика хастаханәләре һәм сырхауханәләрендә участок терапевтлары һәм педиатрлары, гомуми практика табиблары, акушер-гинекологлар, анестезиолог-реаниматологлар, неонатологлар җитмәвен әйтте.
«Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш Россия буенча уртача күрсәткечтән 8 процентка түбән. Һәр 10 мең кешегә ул 35 белгеч нисбәтендә. Республикада кадрлар бүленеше тигез түгел», – диде министр.
Татарстанда табиблар белән тәэминат 71,7 процент дәрәҗәсендә. Биектау, Питрәч, Балтач, Югары Ослан, Теләче, Лаеш, Саба, Әтнә районнарында кадрлар белән тәэмин ителеш яхшы дәрәҗәдә. Аеруча зур ихтыяҗ Чистай, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Әлки, Түбән Кама, Минзәлә, Әгерҗедә күзәтелә.
Кайсы районнар табибларны үзләренә кайтартуда сүлпән эшли?
Табибларга кытлык проблемасын Татарстан Рәисе дә күтәрде.
«Республика клиник хастаханәсен модернизацияләүгә керештек, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә эшләр бара, Республика онкодиспансеры поликлиникасы төзелешен проектлауны башлау турында карар кабул ителде. Бу юнәлештә күп эшлибез, ләкин иң зур проблема – кадрларга ихтыяҗны хәл итү. Беренчел звенода һәм аерым белгечлекләр буенча аеруча зур кытлык күзәтелә. Шәһәрләрдә табиблар кирәгеннән артык, ә каядыр хроник җитмәүчелек», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Хөкүмәткә табибларга кытлык проблемасын хәл итү өчен программа булдыру эше йөкләнәчәген әйтте. «Грантлар, субсидияләр каралачак, ләкин акча гына бар әйберне дә хәл итми. Район моңа «факультатив» рәвештә генә караса, проблема хәл ителмәячәк. Урыннарда торак бирү мәсьәләсен хәл итәргә, яшь гаиләләргә ярдәм чараларын барларга кирәк», – дигән бурыч куйды республика Рәисе.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Рөстәм Миңнеханов табибларны җәлеп итүдә начар эшләүче районнарны атады.
«Апас, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән, Ютазы районнарында пррграммалар, системалы эш юк. Министрлыкка да, муниципалитет башлыкларына да мөрәҗәгать итәм: «Бу – безнең төп бурыч. Анда сезнең кешеләр яши. Сез бу эшне үз контролегезгә алмасагыз, сезгә бернинди кадрлар килмәячәк», – диде.
«Авыл кешесе егылмыйча хастаханәгә бармый»
Миңнеханов уңышлы тәҗрибәгә мисаллар да китерде. Ерак урнашкан авылларга йөри торган фельдшерларны эш транспорты белән тәэмин итүдә Кукмара, Чистайны мактап телгә алды. «Анда бу эш яхшы оештырылган», – диде.
Татарстан Рәисе диспансеризациягә бик җитди карарга кирәк дигән бурыч куйды. «Авыл кешесе егылмыйча хастаханәгә бармый. Кая профилактика? Кайда диспансеризация? Вакытында бер укол, һәм кеше исән кала. Бер сәгать эчендә ярдәм күрсәтелсә, ул инвалид түгел. Бер сәгатьтән инде инвалид. Исәнлек – иң кадерлесе. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Сез игътибарлы булырга, сыйфатлы итеп эшләргә, килгәннәре өчен рәхмәт әйтергә тиеш»
Татарстан Рәисе табибларны эш сыйфатына игътибарларын арттыруларын сорады.
«Бүген мәгълүмати системалар халыктан кире элемтә алырга мөмкинлек бирә. Халыкның өмете бүтән хәзер. Элек ак халатлы кеше күренүгә рәхмәт әйтсәләр, бүген алай түгел. Сез игътибарлы булырга, сыйфатлы итеп эшләргә, килгәннәре өчен рәхмәт әйтергә тиеш. Алайса, кабул иткәнегез өчен, күбрәк рәхмәтне сезгә әйтәләр иде», – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Ул министрлыкка да, баш табибларга да мөрәҗәгать итеп: «Хәзер башкача эшләргә кирәк! Табибка язылу, хезмәтләрнең сыйфатына карата шикаятьләр күп. Табиблар эшенең нәтиҗәлелеге төрле җирдә аерыла. Дарулар белән тәэмин итү буенча да сораулар бар. Әйдәгез, медицина учреждениеләрендә эш сыйфатын арттырыйк!» – дип өндәде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп сорауларның берсе – хәрби операциядә катнашучыларның медицина реабилитациясе һәм эшкә урнашу өчен өйрәтү хезмәтләреннән канәгать булуы.
«Агымдагы ел республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бүген төп сорау – махсус хәрби операция һәм анда катнашучы кешеләр. Сәламәтлек саклау тармагына зур җаваплылык йөкләнә. Медицина үзәкләре яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтә. Максималь ярдәм күрсәтү – безнең бурыч. Яраланучылар күп. Хәзерге вакытта медицина оешмаларының 115 хезмәткәре махсус хәрби операция зонасында. Без аларга, аларның гаилә әгъзаларына бик рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Альмир Абашев РФ Саклану министрлыгына булышу йөзеннән Татарстанда хәрби хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен госпитальләр эше оештырылганын билгеләп узды. Өч ел эчендә 9 меңнән артык солдат һәм офицер дәваланган, күпчелеге яңадан сафка кайткан.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Республика заманча медицина трендлары кысаларында эшли
Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республика медицинасының югары уку йортлары һәм профильле бизнес белән тыгыз хезмәттәшлектә булуын билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, Татарстан медицина тармагына яңа эшләнмәләр, ачышлар кертергә сәләтле. Ул медицина һәм биология фәннәре бүлеге Фәннәр академиясендә иң зурысы булуын һәм аның карарлары федераль дәрәҗәдә дә кулланылуын әйтте.
«Республика заманча медицина трендлары кысаларында эшли, алар арасында генетика, персональләштерелгән медицина, цифрлы технологияләр, роботлаштырылган системалар. Тармакның алдагы үсеше – ясалма фәһем һәм пилотсыз системалар өлкәсендә. Без бу технологияләрне гамәлгә кертергә тиеш», – диде Рифкать Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Хезмәтегез бик авыр!»
Коллегия утырышы азагында Татарстан Рәисе медицина җәмәгатьчелегенә рәхмәт җиткерде. «Бөтен кеше дә дәвалый алмый. Табигатьтән бирелгән сәләт, теләк һәм холык булырга тиеш. Хезмәтегез бик авыр. Үзегезне саклагыз! Рәхмәт сезгә!» – дип тәмамлады.
Коллегия азагында сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә өлеш керткән тармак алдынгылары бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз