Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсе Сабан туенда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пастер белән өлкә бәйрәме - «Сабантуй»да катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Екатеринбургка килде. Сабантуйда катнашудан тыш, ул «Иннопром» XV халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашачак.
Ел саен Свердловск өлкәсендә 30дан артык Сабантуй уза. Иң якты һәм масштаблысы – өлкәнеке. Ул Свердловск өлкәсе губернаторы карары белән 2005 елдан бирле үткәрелә.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов өлкә җитәкчелегенә татар мәдәни һәм милли оешмаларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Свердловск өлкәсе - татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе. Безнең ватандашларыбыз монда күп гасырлар дәвамында башка халык вәкилләре белән тыгыз дуслыкта һәм үзара ярдәмләшеп яши. Өлкәдә татар җәмәгатьчелеген зур активлык аерып тора: популяр спорт ярышлары һәм музыкаль фестивальләр, конкурслар үткәрелә, татар мәдәнияте саклана һәм үсеш кичерә», – дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
Денис Пастер, үз чиратында, Татарстан Рәисенә бәйрәмдә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Бүгенге көндә өлкәдә 93 516 мең татар яши. Свердловск өлкәсендә рәсми рәвештә 11 татар иҗтимагый оешмасы, алты мөселманнар Диния нәзарәте теркәлгән. Татар теле һәм әдәбияты 15 гомуми белем бирү мәктәбендә укытыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз