Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Сугышчы-интернационалистларны искә алу көненең әһәмияте арта
Ватанны саклаучылар елында Сугышчы-интернационалистларны искә алу көненең әһәмияте тагын да арта, дип белдерде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 февральдә Россиядә Ватаныннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Ул совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган.
«Бу көнне без, үз бурычын намус белән үтәп, кайнар нокталарны узган әфганчыларны һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарын хөрмәтлибез», - диде Миңнеханов.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әфганчыларның күбесе бүген дә махсус хәрби операциядә, гуманитар миссияләрдә, ветераннар оешмасы эшчәнлегендә катнаша, шулай ук яшьләр белән патриотик эш алып бара. ТР Рәисе шәһәр һәм район башлыкларына тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз