news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Суд приставлары керткән яңалык уңай нәтиҗә бирә

«Суд приставлары хезмәте гражданнарның хокукларын яклауга, уңайлы эшлекле мохит булдыруга зур өлеш кертә», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Суд приставлары керткән яңалык уңай нәтиҗә бирә
tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче яртыеллыкта суд приставлары башкарган эш нәтиҗәләренә багышланган Бөтенроссия коллегиясендә суд приставларының эшчәнлеген бәяләде.

«Суд приставлары хезмәте керткән яңалык уңай нәтиҗә бирә. Әйтик, узган ел республикада суд приставлары хезмәте һәм башкарма, процессуаль документлар алмашу буенча гомуми юрисдикция судлары арасында электрон документ әйләнеше кертелде. Проект эшли башлаганнан соң, Татарстан судлары суд приставларына 73 меңнән артык документ юллаган. Хәзерге вакытта мондый хезмәттәшлек җәмәгать судьялары белән оештырыла», - диде ул Казан Ратушасында чыгышында.

Аның әйтүенчә, суд приставлары хезмәте гражданнарның хокукларын яклауга, уңайлы эшлекле мохит булдыруга зур өлеш кертә. «Бу хезмәт гражданнарның катлаулы мәсьәләләрен хәл итә. Бу белгечләрдән һәр эшкә индивидуаль якын килүне таләп итә. Суд приставларына йөкләмә елдан-ел арта бара. Дөрес карарлар эш күләмен генә түгел, аның нәтиҗәлелеген дә күтәрергә мөмкинлек бирә», - диде ул.

Шулай ук ул социаль әһәмияткә ия булган категориядәге производстволарның үтәлешен тикшереп тору хезмәтенә кагылган чараларны да билгеләп үтте.

«Бюджетка керемнәр үсешен шулай ук суд приставлары да тәэмин итә. Бурычы булган кешеләрнең инде йөзләп машинасы «Юл приставы» аппарат-программа комплексы һәм «Мобиль розыск» кушымтасы ярдәмендә планшетлар кулланып кулга алынган. Соңгы ике елда республика суд приставларының тугыз бүлеге электрон чират, видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Тагын өч бүлектә ремонт эше бара», - ди ул.

Татарстан Президенты республика бюджетын тулыландыру һәм салым бурычын кыскарту контрольдә тотылуын әйтте. «Татарстан Хөкүмәте каршында булдырылган ведомствоара штаб эше кысаларында тормышка ашырылган үзара хезмәттәшлек механизмы мөһим проблемаларны ачыклый, аларны хәл итә. Ул дәүләт органнары өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра», - дип өстәде ул.

Миңнеханов Татарстанны социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы төбәкләрнең берсе булуын искәртте. «Республиканың икътисадый потенциалы мөһим социаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100