news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов студентларны максатчан кабул итеп укытуга игътибарны көчәйтергә кушты

Кадрлар потенциалын булдыруда, студентларны, киләчәктә эшкә урнаштыруны күздә тотып, максатчан укырга кабул итү нәтиҗәле чара булып тора. Бу хакта Татарстан парламентына еллык юлламасында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Быел «Россиядә эш» порталында компанияләр максатчан укыту турында 4800 урынга килешүләр төзү буенча 2255 тәкъдим калдырган. «Эш белән тәэмин итүче барлык оешмаларны, булачак хезмәткәрләрен үзләренә җәлеп итү өчен, максатчан укытуны алдан планлаштырырга чакырам. Моннан тыш, предприятиеләр белем бирүнең барлык баскычларында кадрлар әзерләүгә квалификацияле дәүләт биремен формалаштыруда актив катнашсын. Республика Хөкүмәтенә шуны тәэмин итүне йөклим», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйдәп баручы предприятиеләр базасында студентларга, яшь белгечләргә стажировка һәм практика узу өчен программалар комплексын эшләргә кушты. Ул, шулай ук, корпоратив уку үзәкләрен һәм яңадан һөнәри әзерлек программаларын булдыруга компанияләрдә кызыксыну уяту мөһимлеген ассызыклады.

Татарстан Рәисе Татарстанның 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында катнашуын, грантларны финанслауның гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил итүен әйтте. «Яшьләрнең «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 29 фәнни лабораториясе эшчәнлеге кадрларга кытлыкны бетерүгә юнәлдерелгән», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Хөкүмәткә, Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән берлектә, очкычлар, вертолетлар, автомобильләр төзү, радиоэлектроника, яңа материаллар һәм химия, авыл хуҗалыгы, медицина кебек өстенлекле юнәлешләрдә компетенция үзәкләре төзү өчен, технологик лидерык буенча илкүләм проектларда республиканың актив катнашуын кайгыртырга кушты.

Татарстан Рәисе пилотсыз технологияләр, ясалма фәһем һәм биотехнологияләрне дә кертеп, фәнара яңа тикшеренү юнәлешләрен булдыруны, бу дисциплиналарны белем бирү программаларының барлык баскычларына кертүне йөкләде.

«Кадрларга кытлык шартларында хезмәт җитештерүчәнлеген яхшырту төп бурыч булып тора. Сәнәгать предприятиеләрендә ясалма фәһем һәм робот техникасы элементларын файдалана башларга кирәк. 2030 елга республикада сәнәгать роботларының саны 4 тапкыр артырга тиеш», – дигән бурыч куйды Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot