news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Студентлар көне белән тәбрик итеп гадәти булмаган котлау урнаштырды

Рөстәм Миңнеханов Студентлар көне белән тәбрик итеп гадәти булмаган котлау урнаштырды
Татарстан Президентының Telegram-каналы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларында белем алучыларны Студентлар көне белән котлады. Телеграм-каналда ул китап атамалары мәгънәсе ягыннан Татарстанның теге яки бу югары уку йортына туры килә торган рус һәм татар авторларының танылган әсәрләре тышлыклары сурәтләнгән пост урнаштырды.

 

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov 

Әйтик, Михаил Булгаковның «Собачье сердце» китабы тышлыгында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе сурәтләнгән. ТР Президенты КФУ фотосын Максим Горькийның «Мои университеты» повесте тышлыгында урнаштырган (искәртеп узабыз, бөек рус классигы нәкъ менә шушы югары уку йортында белем алырга хыялланган).

 

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov

Казан университеты Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» китабы тышлыгында сурәтләнгән.

 

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov

«Студентлар көне белән! Бәйрәм белән! Ә сезнең уку йорты кайсы әсәр диеп уйлыйсыз?» - дип язган Миңнеханов фотоларның астына.

Ул Татарстан югары уку йортлары сурәтләнгән сигез танылган әсәрнең тышлыгын урнаштырган.

 

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov

  • Искәртеп узабыз, 25 гыйнварда Россиядә ел саен Студентлар көне һәм Татьяна көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең исеме газап чигүче иртә христиан хатын-кызы Татьяна Римская исеменнән килеп чыккан. Аны Православие чиркәвендә 25 гыйнварда (яки яңа стиль буенча 12 гыйнварда) искә алалар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100