news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Стрела-Ак Барс» командасын Россия Суперкубогында җиңү белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «Стрела-Ак Барс» командасын Россия Суперкубогында җиңү белән котлады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Суперкубогында җиңү яулаган «Стрела-Ак Барс» регби клубы белән видеоны телеграм-каналына куйды.

«Безнең «Стрела-Ак Барс» регби клубы илнең Суперкубогын алды! Егетләр! Булдырасыз!», диелгән видеоязма янында.

Финал Саранск шәһәрендә узды. Казанлыларга каршы Пензадан «Локомотив» клубы уйнады. Төп вакытта исәп тигез исәп була – 19:19. Җиңүче матчтан соңгы бәрүләр сериясендә билгеләнә. Серия казанлылар файдасына 3-1 исәбе белән тәмамлана.

ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тамашачылар арасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бар иде.

Видео: https://t.me/rustamminnikhanov

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100