news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Стокгольмда Коръәнне яндыруга бәйле акцияне гаепләп чыкты

Рөстәм Миңнеханов Стокгольмда Коръәнне яндыруга бәйле акцияне гаепләп чыкты
Владимир Васильев фотосы / «Татар-информ»

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме Стокгольмдагы акцияне (анда Изге Коръәнне ут төртеп яндырганнар иде) гаепләп чыкты. Мондый гамәлләр цивилизацияләрнең җимерелүенә, шулай ук җәмгыятьнең таркалуына китерәчәк. Татарстан Президенты, әлеге төркемнең рәисе Рөстәм Миңнеханов Швециянең Россиядәге илчесе Анна Малена Мардка юллаган телеграммасында шулай дип белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бу мөселманнарны гына түгел, барлык дин вәкилләрен дә шок хәлендә калдырды. Күршеләрнең дини хисләрен хөрмәт итү цивилизацияле җәмгыятьнең бер билгесе булып тора.

«Дини кыйммәтләр һәм әхлакый нигезләрне бозуга юл куйган сүз иреге һәм үз-үзеңне күрсәтү теләсә кайсы җәмгыятьне таркатырга сәләтле җитди куркыныч булып тора. Динне халык алдында мәсхәрә итүгә юл куйган цивилизация мораль яктан таркалачак», - диелә хәбәрдә.

Швеция һәм Нидерландтагы акцияләрнең (анда радикал Коръән битләрен ертып яндырган иде) хакимиятләрнең хуплавы белән узуы һәм моңа хокук саклау органнарының юл куюы Миңнехановның ачуын китергән.

«Дини китапларны мәсхәрә итүне аклап булмый. Бу бөтен дөньядагы мөселманнарны мыскыл итү, диннән көлү һәм ксенофобия акты, аның демократик һәм гомумкешелек кыйммәтләре белән бернинди уртаклыгы да юк. Без, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме әгъзалары, бөтен дөньядагы миллионлаган мөселманнар белән бергәләп югарыда телгә алынган актларны гаепләп чыгабыз һәм мондый провокацияләргә чик куелырга тиеш дип саныйбыз», - дип сүзен төгәлләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100